Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Иләһи ай – мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِندَ اللّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَات وَالأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلاَ تَظْلِمُواْ فِيهِنَّ أَنفُسَكُمْ
“Дөреслектә Аллаһ каршында күкләрне вә җирне яралткан көннән алып айларның саны унике; аларның дүртесе хәрам айлар булып санала. Диннең дөрес хисабы шулдыр. Ул айларда (хәрам айларда) үзегезгә золым итмәгез...”. (әт-Тәүбә сүрәсе, 36 аят).
10 сентябрь көнне кояш баю белән Һиҗри тәкъвиме буенча яңа 1440 ел башланды. Бу елда 11 сентябрьдан Һиҗри тәкъвиме буенча беренче ай - мөхәррәм аена керештек.
Мәгълүм булганча, мөселман дөньясында һәрберебезгә билгеле булган гыйнвар, февраль, март һ.б. Милади тәкъвименнән башка тагын бер айлар тәкъвиме – Һиҗри буенча тәкъвим бар. Һәм мөэмин-мөселманнар үз дини йолаларын ошбу Һиҗри тәкъвим буенча билгели.
Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә мөэминнәр Раббыларына якынрак булсынга һәр вакытка, көн һәм төнгә хас булган изге гамәл-гыйбадәтләр, фазыйләтләр, вазифалар билгеләде. Мәсәлән: биш вакыт фарыз намазлары, сөннәт һәм нәфел намазлары, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне ураза тоту кебек фазыйләтле гамәл-гыйбадәтләр булдырды. Шулай ук Аллаһ Тәгалә һәрбер айга да хас гамәл-гыйбадәтләр билгеләде. Мәсәлән: Рамазан аенда ураза фарыз кылынды, зөлхиҗҗә аенда хаҗ сәфәре йөкләнелде, шәввәл һәм шәгъбан айларында нәфел ураза тоту бик тә киңәш ителә һ.б..
Көн-төннәргә, айларга килгәндә бер көн икенче көннән, бер ай икенче айдан истәлекле, тарихи вакыйга аркасында яисә махсус саваплы гамәл аркасында аның дәрәҗәсен, фазыйләтен, файдалы икәнен күрсәтү өчен, без мөэминнәр әз-мәз селкенсен өчен өстенрәк куелды. Мәсәлән Коръән Кәримдә әйтелә:

لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِّنْ أَلْفِ شَهْرٍ
“Кадер кичәсе – мең айдан да хәерлерәктер”. (әл-Кадер кичәсе сүрәсе, 3 аят).

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِيَ أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ
“Рамазан ае – Коръән иңгән ай”. (әл-Бәкара сүрәсе, 185 аят).

Кем дә кем билгеле вакытларда, көн-төннәрдә һәм айларда хас булган гамәл-гыйбадәтләрне, вазифаларны хәленнән килгәнчә җиренә җиткереп үти алса бик бәхетле булыр иде Аллаһ каршында, чөнки ул вазифалар өчен Раббыбыз Әт-Тәбари риваятендә килгәнчә хисапсыз бүләкләрен бирми калмас:

إن الله في أيام الدهر نفحات فتعرضوا لها، فلعل أحدكم أن تصيبه نفحة فلا يشقى بعدها أبدا

Дөреслектә Аллаһ һәрбер көндә буләкләр әзерләде. Омтылыгыз аларга лаек булыр өчен. Кем дә кем аларны ирешә алса киләчәктә кайгы-хәсрәт күрмәс”.

Мөхәррәм аеда бу мәсъәләдә искәрмә булып тормый. Мөхәррәм ае – бик мөкаддәс ай. Ул дүрт хәрам айларның берсе. Коръән Кәримдә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) күп кенә хәдис-шәрифләрендә ассызлык белән искә алынган ай ул. Гомүмән мөселман дөньясында тарихи вакыйгалары аркасында да телгә еш алынган айдыр: бу айда Аллаһ Тәгалә Муса пәйгамбәрне (аңа Аллаһның сәләме булсын) кавеме белән явыз патша Фиргавеннең кулыннан коткара; Нух пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның сәләме булсын) корабын әл-Җүди исемле тау башына китереп бөтендөнья су басуыннан коткара; Иблискә (аңа Аллаһның ләгънәте булсын) җәннәт хәрам булды; пәйгамбәребез Мөхәммәднең оныгы һәлак булды.

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِندَ اللّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَات وَالأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُم
“Дөреслектә Аллаһ каршында күкләрне вә җирне яралткан көннән алып айларның саны унике; аларның дүртесе хәрам айлар булып санала...“ (әт-Тәүбә сүрәсе, 36 аят).

السَّنَةُ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا مِنْهَا أَرْبَعُةٌ حُرُمٌ، ثَلَاثَةٌ مُتَوَالِيَاتٌ: ذُو الْقَعْدَةِ وَذُو الْحِجَّةِ وَالْمُحَرَّمُ وَرَجَبُ مُضَرَ الَّذِي بَيْنَ جُمَادَى وَشَعْبَان
“Ел тәкъвимендә унике ай бар. Аларның дүртесе хәрам дип санала: зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары бер-бер артлы тоташ килсә, рәҗәб ае җөмәдә белән шәгъбан айлары арасында аерым килә” – дип пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән.
Мөхәррәм аенда да саваплы гамәл-гыйбадәтләр, фазыйләтләр бик күптер. Бу айда ураза тоту, сәдака бирү, гомрә кылу, нәфел намазларын уку киңәш ителә; Гашура көне исә үзе бер игътибарга аеруча лаек.
Мөхәррәм аенда ураза тоту бик саваплы эш дип санала. Хәтта бу айда җәһилият чорында төрле пот-сыннарга табынган Кураеш гарәп кабиләсе ураза тота торган булган, яһүдидәр дә Муса пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның сәләме булсын) тормышына карап уразалы булганнар. Пәйгамбәрлек чоры башлангач ураза рамазан аенда фарыз кылынганчы мөэмин-мөселманнар Гашура көнендә (мөхәррәмнең унынчы көне) фарыз уразасын тоталар иде. Мөслим риваятендә Әбү Һөрәйрәдән тапшырылган хәдис-шәрифтә болай әйтелгән:

أفضلُ الصيامِ بعد رمضان شهرُ الله المحرم

“Рамазан аендагы уразадан соң иң фазыйләтле ураза – мөхәррәм дип аталган айдадыр...” – дип.

قدم النّبي - صلّى الله عليه وسلّم - المدينة فرأى اليهود تصوم يوم عاشوراء، فقال: ما هذا؟ قالوا: هذا يوم صالح، هذا يوم نجّى الله بني إسرائيل من عدوّهم، فصامه موسى - عند مسلم شكراً - فقال رسول الله صلّى الله عليه وسلّم: فأنا أحقّ بموسى منكم، فصامه وأمر بصيامه.

“Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) Мәдинә шәһәренә килгәч яһүдиләрнең Гашура көнендә ураза тотканын күргәч: “Нәрсә бу?” – дип сорый. Яһүдиләр аңа: “Бу игелекле көн; бу көнне Аллаһ Бәнү Исраил кавемен дошманнан коткарды, шуның өчен Муса пәйгамбәр Аллаһка шөкер итеп ураза тоткан. Шуннан Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын): “Мин Мусага һәм сезгә караганда ураза тотуга хаклыракмын” – дип әйткән. Шуннан Гашура көнендә ураза тоткан, башкаларны да шуңа өндәгән”.

يوم عاشوراء كانت تصومه الأنبياء، فصوموه أنتم

“Гашура көнендә пәйгамбәрләр ураза тоткан – сездә алардан үрнәк алып ураза тотыгыз”.

Сәдака бирүгә килгәндә һәм башка изге гамәл-гыйбадәтләргә килгәндә Ибн Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) әйтуенчә гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ әҗер-савабын икеләтә арттырып бирә. Габдулла бине Гамр бине әл-Гас – тан риваят ителгәнчә:

من صام عاشوراء فكأنما صام السنة، و من تصدق فيه كان كصدقة السنة
“Кем Гашура көнендә ураза тотса – бер ел дәвамында ураза тоткан кебек әҗер-савабын алыр; ә кем шул көнне сәдака бирсә – ел дәвамында сәдака биргән кебек әҗер-савабын алыр” – дип әйтелә.

Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә хәлдән килгәчә изге гамәл-гыйбадәтләрдә күбрәк булырга язсын. Кылган изгелекләребез кабул булсын. Аллаһ Тәгалә Үзе ярдәмче булсын.


Рәмис хәзрәт Сираҗев.
(Мәгълүмат ләтаиф әл-мәгариф фимә лимәвәсим әл-гәм мин әл-вәзаиф китабыннан алынды)

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: