Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Җомга көннәре мөбарәк булсын

Бүген Бакыр мәчетендә җомга намазын Рәмис хәзрәт Сираҗи үткәрде. Вәгазь-нәсыйхәтендә ул күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең “Җәвамигүль кәлим шәрхе” исемле хәдисләр китабыннан 8нче хәдисендә 5 һәркемгә билгеле булган кагыйдәләрне аңлатып китте.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм салаваты булсын) әйткән: “Хәрам-тыюлардан баш тарт - гәбидләрдән (иң яхшы итеп гыйбадән кылучы) булырсың, Аллаһ сиңа биргән нигъмәтләрдән риза бул – иң байлардан булырсың, күршең белән күркәм мөгамәләдә бул – мөэминнәрдән булырсың, үзеңә теләгәнне башкаларга да телә – мөселманнардан булырсың, һәм күп итеп көлеп йөрмә (башкаларны кимсетеп, түбәнсетеп) – кальбеңне, йөрәгеңне үтерерсең” – дип.

-  Рәмис хәзрәт хәдиснең бер кагыйдәсен ачыклап: “Дөреслектә кешенең иманы кем купме сүрә яттан белгәне белән, йә булмаса кем күпме өстәмә намаз укыганы белән билгеләнми.  Әлбәттә, алар барсы да кирәкле, ләкин иман бер кешенең икенче кешегә карата булган мөнәсәбәте, мөгамәләсе белән билгеләнә. Мәсәлән бер хәдистә сахәбалар бер хатын-кызны 5 вакыт намаздан тыш нәфел намазларны укый һәм фарыз уразасыннан тыш нәфел ураза тота, ләкин күршесенә авырлык китерә дип әйткәч – Пәйгамбәребез: “Аның изгелегендә файда юк, ул җәһәннәм утында", -  дип әйткән. Ә икенче хатын-кыз фәкать 5 вакыт намазны гына укыган, фәкать фарыз уразасын гына тоткан, ләкин бердән-бер кәҗәсен савып алган сөт белән кучтәнәч ясап күршесен сыйлап торган дип сөйләгәч - Пәйгамбәребез: “Ул җәннәттә” – дип әйткән. Шуңа күрә кешелекле булыгыз, үзегезгә теләгәнне башкаларга да теләгез” – дип үгетләде.

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: