Газета Минбар Ислама
Энциклопедический словарь
Время намазов на сегодня

Ватанны сөю – иманнан

“Аллаһ белән ант итәм! Дөреслектә шәһәрләрнең иң сөеклесе синдер – әй, Мәккә шәһәре. Хәтта синең халкың мине шәһәрдән куып чыгарсалар да” – шундый сүзләр белән пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) Мәккә шәһәрен мәҗбүри ташлап китте. Шундый сүзләр белән пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) безне, мөселманнарны ватанны яратуга өйрәтте. 

Мәгълүм булганча расулебез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) 40 яшендә пәйгамбәр булып халыкны ислам диненә чакыра башлагач төрле кимсетүләр, мәсхәрәләү кичерергә туры килде. Төрле янау формалары белән бәрелергә туры килде. Нәтиҗәдә пәйгамбәрлекнең 11 елында Мәккә шәһәрен, үзенең туган һәм үскән җирен, кеше булган җирен ташлап китергә мәҗбүр булды. Әмма дә ләкин, пәйгамбәребез Мәккә шәһәрен ташлап киткәндә Мәккә тарафына карап “Дөреслектә шәһәрләрнең иң сөеклесе синдер - әй Мәккә шәһәре” – дип күз яшьләрен коеп үзенең сөю хисен әйтә. 

23 февраль Ватанны саклаучылар көне дип билгеләнгән. Бу көн бер мөселманнар өчен чыннан да бәйрәм көне булса, икенче мөселманнар өчен өстәмә баш авыртуыдыр. Бит интернет челтәрләрендә еш кына күрергә туры килә мөселманнар арасындагы бәхәсне. Берәүләре бу бәйрәмне хәләл юл белән үткәрүдә берни гөнаһ юк дисә, икенчеләре исә бу бәйрәм ислам диненә катышмый, хәрам ул дип хөкем чыгара. Берәүләре 23 февраль бәйрәме белән котлау сүзләрен, бүләкләрне кабул итергә ярамый дисә, икенчеләре бәйрәм дип кеше күңелен күрүдән бернинди дә зыяны юк дип сүз кузгалта.

Тик минем 23 февраль көнен бәйрәм итергә ярыймы юкмы дигән сорауга басым ясыйсым килми. Аның өчен галимнәр бар, алар карар чыгарсалар да җиткән. Минем исә сезнең игътибарыгызны ватанны яратуга, саклауга юнәлтәсем килә.

Ватан дибез, ватанпәрвәрлык дибез. Ә нәрсә соң ул ватан? Ватан ул син туган җир генә түгел шул. Ватан ул син яшәгән, кеше булган, үзеңне шунда булган нигъмәтләр белән ризыклап торган урындыр. Ягъни кая гына булсаң да син анда яшисен икән, анда булган нигъмәтләр белән файдаланасың икән – димәк, ул синең ватаныңдыр.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән: “Ватанны ярату – иманнандыр” – дип. Әйе, ошбу хэдисне сахих (дөрес) түгел дип әйтәләр. Ләкин аның мәгүнәсе дөрес. Ватанны ярату – ул Адәм баласының фитри иманыннандыр. Ягъни кеше тумыштан ук ватанын яратып туа. Халыкта юкка гына әйтмиләр бит: “Кая тудың – шунда ярадың” – дип. Һәм ул ватанны саклау, анда яшәгән халыкны хөрмәт итү, хәлеңнән килгәнчә ул җирне яхшырак итү – синең өстеңдә булган олугъ вазыйфадыр. Ошыймы ватаның сиңа юкмы, барыбер, ул җирнең киләчәген кайгырту синең бурычыңдыр. Бит, пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) Мәккәдә нинди генә кыенлыклар күрсәдә, анда, сахрада эссе кояш нурлары балкып торып үсемлекләр, яшелчәләр үсмәсәдә “Дөреслектә шәһәрләрнең иң сөеклесе синдер – әй, Мәккә шәһәре” – дип әйтте. 

Ватанны сөю – иманнан, һәм монда бернинди шик юк. Аллаһка якынаюның бер ысулы ватанны яратудыр. Ватаныбызны сөеп, хәлдән килгәнчә кайгыртып, яхшыртып торсак иде, әй мөселман кардәшләрем.

Рәмис хәзрәт Сираҗи


Фото: http://teenart.ru/about/exhibitions/exhibitions_18.html 

Написать комментарий:





Комментарии:

Пока нет комментариев

Ваш вопрос имаму-мухтасибу
* Ф.И.О.:
* E-mail:
Ваш телефон:
Вопрос: